Туполев исемендәге Казан авиация институты (КУИМЦ КНИТУ) мөмкинлекләре чикләнгән затларны түбәндәге белгечлекләр буенча укырга кабул итә:
-радиотехника;
-материаловедение һәм материаллар технологиясе;
-машина төзелеше производствосын конструктив - технологик тәэмин итү;
-информатика һәм компьютер челтәре.
Аталып киткән биш юнәлеш буенча да көндезге уку формасында уку бушлай. Мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен барлык мөмкинлекләрдә тудырылган. Уку йортының тулай торагында яшәү бушлай.
Туган сорауларыгыз белән Чирмешән районы мәшъгуллек үзәгенә (Титов урамы, 5 нче йорт телефон 2-27-56) яки турыдан туры уку йортына элемтэ өчен җаваплы зат КАИ профессоры Кочергин Анатолий Васильевичка (843)571-96-96 телефонына шалтыратып белешмәләр алырга мөмкин.