162 нче номерлы Федераль закон нигезендэ хезмәт базарында дискриминацияне булдырмау максатыннан чыгып, кешенең милләтенә, җенесенә, теленә, социаль яки вазыфаи хәленә, яшенә, яшәү урынына, диненә һәм шулай ук эшлекле даирәләренә бәйләнеше булмаган очраклардан тыш, аларның хокукларын чикләү тыелган.
Эш урыннарына алу мәгълүматләрендә дискриминацион характердагы чикләүләр булган очракта, бу мәгълүматны таратучы затларга карата, Россия Федерациясенең административ хокук бозу турындагы законнар нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралган:
- гражданнарга - биш йөздән бер мең сумга кадәр;
- вазыфаи затларга – өч меңнән биш мең сумга кадәр;
- юридик затларга- ун меңнән унбиш мең сумга кадәр штраф.