ГОД СЕМЬИ В ТАТАРСТАНЕ
ЦЗН Черемшанского района
Выбрать центр занятости
Размер шрифта:
Цвет сайта:
Обычная версия

Эшләргә теләүчеләргә эш табарга мөмкин

29.01.2019

Эшләргә теләүчеләргә эш табарга мөмкин

29.01.2019

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бүген 64 эшсез исәптә тора, шул ук вакытта эш бирүчеләр 96 эш урыны тәкъдим итәләр.

Нигездә, районда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә белгечләр кирәк. Хуҗалыкларда агрономнарга, инженерларга, ветврачларга, зоотехникларга ихтыяҗ бар, хәтта тракторчыларга да кытлык сизелә.

Эшсез буларак исәптә торучыларның күпчелеге - авылларда яшәүчеләр, араларында югары белемле белгечләр дә бар. 2018 нче елны, штатларны кыскарту сәбәпле, алты оешмадан 25 кеше эштән азат ителгән.

Гомумән алганда, узган елны үзәктә эш эзләүчеләр буларак исәпкә алынган 281 якташыбызның 175 се эшкә урнаштырылган, шул исәптән 133 се халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшле итү юнәлешендә дә актив шөгыльләнәбез. Ел дәвамында үзәк аша мөмкинлекләре чикле 10 кеше эшле булды.

Үз һөнәрләре буенча эш таба алмаган кешеләр үзәк аша яңа белгечлек үзләштерергә мөмкин. Былтыр моңардан 30 кеше файдаланган, райондашларыбыз котельный операторы, эретеп ябыштыручы, каравылчы - сакчы, пешекче, бораулаучы ярдәмчесе һәм башка һөнәрләргә укыганнар, алар барысы да эшкә урнашканнар. Бу максатларга бюджеттан 226 мең сум акча тотылган.

Хәзерге вакытта аш пешерүче серләренә өйрәнергә теләүчеләрдән төркем туплыйбыз. Еракка барырга да кирәкми, үзебезнең Нурлат филиалында бушлай укытабыз. Ә инде эшләре булганнар монда үзләре түләп укый ала. Әлеге мәсъәлә буенча сораулар булса 2-27-56 телефоны буенча белешә алалар.

Болардан тыш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге якташларыбызга шәхси эш башлап җибәрергә дә булыша. Узган елны үзәк аша бирелгән субсидия хисабына дүрт кеше үз эшен башлаган, аларга 470 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән.

Яңа елда эшсезлек буенча бирелүче пособия күләме дә үзгәргән: хәзер аның иң азы – 1500, иң күбе – 8000 сум. Пенсиягә чыгу алды яшендәгеләргә пособие күләмен 11280 сумга җиткергәннәр.

Яңа закон буенча, “пенсиягә чыгу алды яшендәге” категориягә картлык буенча иминиятләү пенсиясенә биш ел калган гражданнар керә. Андый кешеләрне законсыз эштән азат иткән, яисә яшьләренә карап эшкә алмаучы җитәкчеләрне җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.

Эшләргә теләүчеләргә эш табарга мөмкин
Эшләргә теләүчеләргә эш табарга мөмкин
Рус
Тат
?
Задать вопрос
Есть вопросы?
Задайте свой вопрос любым удобным для себя способом
Чат-бот Вопросы-ответы Написать нам
ЦЗН Черемшанского района
Города
Азнакаево г. Азнакаево
Альметьевск г. Альметьевск
Бавлы г. Бавлы
Бугульма г. Бугульма
Буинск г. Буинск
Елабуга г. Елабуга
Зеленодольск г. Зеленодольск
Казань г. Казань
Лениногорск г. Лениногорск
Набережные Челны г. Набережные Челны
Нижнекамск г. Нижнекамск
Нурлат г. Нурлат
Чистополь г. Чистополь
МУНИЦИПАЛЬНЫЕ РАЙОНЫ
А
Агрызский Агрызский
Аксубаевский Аксубаевский
Актанышский Актанышский
Алексеевский Алексеевский
Алькеевский Алькеевский
Апастовский Апастовский
Атнинский Атнинский
Б
Балтасинский Балтасинский
В
Верхнеуслонский Верхнеуслонский
Высокогорский Высокогорский
Д
Дрожжановский Дрожжановский
К
Кайбицкий Кайбицкий
Камско-Устьинский Камско-Устьинский
Кукморский Кукморский
Л
Лаишевский Лаишевский
М
Мамадышский Мамадышский
Менделеевский Менделеевский
Мензелинский Мензелинский
Муслюмовский Муслюмовский
Н
Новошешминский Новошешминский
П
Пестречинский Пестречинский
Р
Рыбно-Слободский Рыбно-Слободский
С
Сабинский Сабинский
Сармановский Сармановский
Спасский Спасский
Т
Тетюшский Тетюшский
Тюлячинский Тюлячинский
Ч
Черемшанский Черемшанский
Ю
Ютазинский Ютазинский
Спасибо за обращение!
Ваш вопрос отправлен.
Написать нам
ПОРТАЛ ГОСУДАРСТВЕННОЙ СЛУЖБЫ
ЗАНЯТОСТИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
${$store.currentCzn.name} ЦЗН Черемшанского района
Ошибка! Введите Ваше имя
Ошибка! Введите Ваш Email
Ошибка! Введите текст обращения